14 декабрь көнне Карадуган мәдәният йортында "Гашыйк бул син миңа" исеме астында Кенәбаш һәм Карадуган авыллары яшьләре арасында очрашу кичәсе булып узды. Очрашуда яшьләр бер-берсе белән якыннанрак танышып кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар, гаилә темасына багышланган сорауларга җавап бирделәр һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ахырдан дискотека оештырылды.