2019 елның 29 гыйнварында Балтач чаңгы трассасында («Сабантуй» ял паркы) чаңгы ярышлары узды.
Әлеге чара физик культура һәм спортны пропагандалау, муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнашу өчен иң көчле муниципаль спортчыларны ачыклау максатыннан уздырылды. Ярышларда Балтач район Советы һәм Балтач районы башкарма кометиты хезмәткәрләре катнашты.
Ярышлар шәхси узыш форматында, шәхси нәтиҗәләр белән уздырылды.
Хатын – кызлар арасында дистанция – 1 км, ир-атлар арасында дистанция-2 км.
Күңелле ярышлардан соң барлык катнашучылар да коймак белән чәй эчүгә чакырылды.
Җиңүчеләр һәм призерлар Балтач районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең истәлекле бүләкләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.