2019 елның 27 гыйнварында Киров өлкәсе Вятские Поляны шәһәренең«Победа» мәдәният сараенда «Бускельёсын пумиськон» II төбәкара фестивале (күршеләр белән очрашу) узды. Бу фестивальдәУдмуртия, Мәскәү, Марий Эл Республикасы, Татарстан Республикасы коллективлары, шулай ук Вятский Полян шәһәренең «Победа» мәдәният йорты коллективлары катнашты. Балтач районыннан Балтач мәдәният үзәгенең«Зангари» фольклор ансамбле катнашты,коллективның җитәкчесеИшмурзина Т. Ю.«Зангари» ансамбле тамашачыларны уңышлы чыгышлары белән сөендерде, биредә Шушмин удмуртларының «Кичке уен" йоласы күрсәтелде.