2019нчы ел - Театр елы уңаеннан авыл мәдәният учакларының драм коллективлары арасында районкүләм "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Шушы бәйге кысаларында 25нче гыйнвар көнне Дорга мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан Т. Миңнуллинның "Без бит авыл малае" дип исемләнгән әсәр сәхнәләштерелде.