Кенэбаш авыл клубында студентлар көне уңаеннан очрашу кичәсе үтте

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

26 январь көнне Кенэбаш авыл клубында студентлар көне уңаеннан студентлар һәм өлкән класс укучылары катнашында "Яшьнәп үтсен яшьлек" дигән очрашу кичәсе үтте.Иң беренче яшләр бу бәйрэмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар һэм  кичә матур җыр белән башланып китте.  Яшьләр ике командага бүленеп, кызыклы уеннар, викторина оештырылды, шулай ук яшьләр  мәктәп һәм студент еллары  вакытында үзләре белән булган кызыклы вакыйгалар белән дә уртаклаштылар. Чара дискотека белән дәвам итте. Яшьләр бу кичәдән барысы да бик канәгать калдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International