Урта Көшкәт авыл клубында студентлар көненә багышланган "Студентлар дулкынында" дип исемләнгән конкурс уены үткәрелде.

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Ел дәвамында Россиядә күп бәйрәмнәр үтә, алар арасында иң шатлыклы һәм күңелле булып студентлар көне санала. 25 гыйнвар көнне Урта Көшкәт авыл клубында студентлар көненә багышланган "Студентлар дулкынында" дип исемләнгән конкурс уены үткәрелде.Чара студентларны бәйрәм белән котлау белән башланып китте. Җитезлек, уйлап табучанлык һәм белем алу уеннары әзерләнгән иде.Катнашучылар ике командага бүленде: егетләр командасы кызларга командасына каршы. Барысы да актив катнаштылар, шаярттылар һәм күңел ачтылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International