Балтачыбызны төзекләндерүгә син дә үз өлешеңне керт.
2019 елда булачак иҗтимагый киңлекләр урынын син сайлыйсың.
Битараф булма!
1) Салкын Чишмә урыны
Салкын Чишмә урыны Балтачның иң матур җирендә урнашкан. Салкын Чишмә елгасы һәм чишмә урынын төзекләндерү һәм тагын да матурайту максатыннан, җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен махсус уңайлыклар, балалар өчен уйнау зоналары булдыру каралган.
2) Батырлар аллеясы
“Батырлар аллеясы” мемориаль комплексы 2010 нчы елда Балтачның үзәк өлешендә төзекләндерелгән. Парк “Мәңгелек ут” мемориалы белән тәмамлана. Геройлар аллеясы территориясе декоратив агачлар, газоннар һәм чәчәк түтәлләре белән яшелләндерелгән. Шулай ук парк җиһазлары –эскәмияләр, яктырткычлар да урнаштырылган.
3) Әфганчылар аллеясы
Бу комплекс 2005 елның 9 нчы маенда ачылган. Әфган, Чечня сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәттә хезмәт иткәннәр көче белән вертолет МИ-2, БМД, 2 пушка, су асты көймәсе макеты кебек хәрби техникалар һәм экспонатлар булдырылган.