19 гыйнвар көнне Керәшен уеннары узды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

19 гыйнвар көнне Сырья, К. Серьма, Турья һәм Урта Көшкәт авыл клубларында "Крещенские" уеннары узды. Чишмә янында өлкән һәм яшь буын җыелды. Тирә-якка гармун моңнарына күмеп төрле җырлар яңгырады, халык чын күңелдән рәхәтләнеп уйнады, таудан шуды, аларга кушылып кыңгыраулар чыңлады. Шулай ук халыкны кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйладылар. Авыл халкы өчен, бигрәктә кече яшьтәге балалар өчен төрле күңелле чаралар, уеннар оештырылган иде. Куңел ачу чаралары мәдәният учакларында удмурт халык биюләре, уеннар һәм дискотека белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International