2019 елның 19 гыйнварында яшьләр эше һәм спорт бүлеге үз карамагындагы оешмалар һәм Балтач автомобиль мәктәбе белән берлектә ЧанаТау тау чаңгысы комплексында беренче тапкыр «Балтальон» хәрби-патриотик уенынын кышкы этабын үткәрде.
Уенда шәһәр һәм авыл җирлекләре, район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларыннан 8 команда катнашты. Команда составы 3 ир-ат һәм 2 хатын-кыздан тора . Командаларның бурычы: карда яшерелгән картаны табу, туннель аша узу, аркан ярдәмендә тауларга менү, учак кабызу һәм башка торле биремнәр башкарудан тора.
Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын: Субаш авыл җирлеге командасы
2 урын: Урта Көшкәт авыл җирлеге командасы
3 урын: Шубан авыл җирлеге командасы
https://vk.com/mchiyal