Яңа ел хәйрия акциясе

2018 елның 29 декабре, шимбә

Яңа ел-могҗизалар, өмет һәм, әлбәттә, бүләкләр вакыты. 2018 елның 28 декабрендә социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен спонсор Фаил Габдрахманов тарафыннан хәйрия акциясе уздырылды. Балтач районыннан 10 балага Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Мондый гаиләләргә ел саен ярдәм күрсәткәне өчен Фаил Габдрахмановка рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International