Бүген - 31 гыйнвар көнне Норма мәдәният йортында Норма авыл җирлегенең хисап җыелышы булды.
Хисап җыелышында район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. 2017 елга нәтиҗә ясап, үзара салым программасының үтәлеше һәм 2018 елга эш планы буенча Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин чыгыш ясады. Ә инде Норма авыл җирлегенең 45нче номерлы карарына (26.12.2017) үзгәреш кертү һәм 2017 елга бюджет үтәлеше буенча чыгышлар каралды.