1 дән 1 видеосы
30 елдан артык лаеклы ялда булган укытучылар, Клара Гариф кызы һәм Әгъзәм Һади улы Һадиевлар Укытучылар көне уңаеннан ихлас теләкләрен белдерделәр
Канал 30 елдан артык лаеклы ялда булган укытучылар, Клара Гариф кызы һәм Әгъзәм Һади улы Һадиевлар Укытучылар көне уңаеннан ихлас теләкләрен белдерделәр
2022 елның 5 октябре, чәршәмбе
Һәр елның 5 октябрендә укытучылар көне билгеләп үтелә. Үз һөнәрләренә гомер буе тугърылыклы булып, хезмәт юлларын гына түгел, тормышларын балаларга төпле тәрбия, белем бирүгә багышлаган, ничә яшьтә дә бар күңеле белән шау-шулы мәктәп дөньясына чумып, йөрәге белән гел яшь булып калган укытучылар күз алдыннан күпме укучы үтә. Дөрес, еллар узу белән укучыларга да, гомерләренең күп өлешен туган мәктәпләренә багышлаган укытучыларга да мәктәпне калдырырга туры килә. Тик укытучы үз укучыларын онытмаган кебек, һәрберебезнең күңел түрендә беренче укытучы, кыңгыраулы мәктәп еллары истәлекләре мәңге саклана. Мөгаллим булган кеше 60та да, 70тә дә, 90яшьтә дә - укытучы, зыялы һөнәр иясе булып кала. Кариле авылында яшәүче Клара Гариф кызы һәм Әгъзәм Хади улы Хадыевлар 30 елдан артык педагогик хезмәт тәҗрибәсенә ия шәхесләр. Норма авылында урнашкан һөнәр лицеенда белем биргән елларын әле дә бик җылы хисләр белән искә алучы лаеклы ялдагы мөгаллимнәр укытучылар көне уңаеннан ихлас бәйрәм теләкләрен җиткерделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International