Татарстан Республикасында инвестиция стандарты Россия Икътисадый үсеш Министрлыгының «Россия Федерациясе субъектларында яңа инвестиция проектларына ярдәм итү системасы турында«2021 елның 30 сентябрендәге 591 номерлы боерыгы (»Төбәк инвестиция стандарты») нигезендә гамәлгә ашырыла.
Стандартка 5 элемент керә:
- Инвестиция декларациясе «Татарстан Республикасы Инвестиция декларациясе турында»Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның 18 июнендәге ПУ-477 номерлы Указы белән расланды,
- Инвестиция комитеты Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Инвестиция советын төзү турында»05.07.2012 ел, №ПУ-538 Указы белән расланды,
- Үсеш агентлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы мәсьәләләре»2011 елның 6 июнендәге 460 номерлы карары белән расланды,
- Инвестиция картасы Татарстан Республикасының Инвестиция порталында урнаштырылган https://invest.tatarstan.ru/ru/map/,
- Инвестиция кагыйдәләре җыелмасына ведомство боерыклары белән расланган алгоритмнар керә.
Тулырак https://invest.tatarstan.ru/ru/investment-standard/
Соңгы яңарту: 2025 елның 21 июле, 14:33