ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

4 февраль көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә «Партизаннар турында китаплар укыйбыз» - Советлар Союзы Герое Марат Казый турында кычкырып уку үткәрелде.

2-4 февральдә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.

4 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә акция нигезендә“Нина Павлова китапларын укыйбыз” исемле  кычкырып уку оештырылды.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

          24 гыйнвар кѳнне Урта Кѳшкәт авыл җирлеге Советының утырышы булып узды. Утырыш эшендә Балтач муниципаль районың контроль-хисап палатасы рәисе Р.В.Каримов катнашты.​

2010 елның 28 гыйнварында район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н.Н. катнашында Кече Лызи авыл җирлеге Советы утырышы узды. Утырышта район прокуроры ярдәмчесе Галиуллина Г. М., Кече Лызи авыл җирлеге Советы депутатлары, җирлек активы катнашт. 2018 ел нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, үзара салым буенча эш, һ. б. ел эчендә бик зур эш башкарылды.

25 нче гыйнварда Борнак авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Анда Балтач муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе Р.В.Каримов,  җирлек депутатлары, авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар катнашты.

Көн тәртибенә авыл җирлеге башлыгының 2018 нче елда эшчәнлегенә, шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышына отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде.   Катнашучылар  2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар.

2019 нче елның 28 январендә 14.00 сәгатьтә Чепья авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш илленче утырышы  узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбысары И.С.Галимуллин , Балтач районы прокуроры А.Ш.Низамиев, Чепья авыл җирлеге депутатлары, һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Өченче чакырылыш Чепья авыл җирлеге Советының илленче утырышына түбәндәге көн тәртипләре каралды:

Чепья авыл җирлеге Советының 2018 ел отчеты.

Чепья авыл җирлегенең 2018 елда бюджет үтәлеше.

Мельничная авыл клубы, Чепья МПП ЖКХ оешмасы, Чепья балалар бакчасы отчеты.

2019 елның 2 февралендә Бөрбаш авылында 2003-2004 елгы егетләр арасында РСФСРның спорт мастеры Фидаил Шакиров истәлегенә багышланган көрәш турниры узды.

2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән урыннар көтелә:

- төнлә һәм көндез буран күз күреме начарая һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин;

- көндез көчле кар, бозлавык, юлларда кар көртләре.

24.01.2019 ел көнне Пыжмара авыл җирлегенең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибендә:

  • авыл җирлеге башлыгының 2018 ел өчен отчеты;
  • 2018 елга бюджет үтәлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International