ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 21 апрелендә «Хыял» яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе Балтач муниципаль районы урта мәктәбе укучылары арасында  «Әйдә шаярт» Республика КВН фестивалендә катнашу максаты белән белем бирү семинары оештырды.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

   Смәел авылында гомер итүче Габдрахманова Разыя Газыйм кызына  22 апрель көнне 90 яшь тулды. 

Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык    ширкәтләренең эчке  инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  буенча  чыгымнарын  финанслашу  программасының  гамәлдә  булуын  искә  төшерә.     2018 елда    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге  1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке  объектларын  ремонтлауга  чыгымнар  өчен  1:2 чагыштырмасында субсидияләр  бирү  тәртибе  расланды. Программаның  асылы  шунда,  СНТ ремонтлауга  тоткан  һәр мең  сум  өчен  дәүләт  тагын  ике  мең  сум  өсти. 

2019 елның 22 апрелендә Казан Кремлендә ел саен үткәрелә торган «Ел хәйриячесе-2018» Республика конкурсына йомгак ясалды.

Татарстан Республикасында 2011 елның июль аенда 1 миллион тирәсе ( ягъни январь аена караганда 4 тапкыр артык) дәүләт хезмәте электрон рәвештә башкарылган.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

20 апрель көнне Пыжмара авыл җирлеге, мәдәният йорты, почта бүлекчәсе, авыл китапханәсе, ФАП хезмәткәрләре  өмәгә чыктылар. Һәр оешма үзенә беркетелгән участокларын чүптән арындырып, тәртипкә китерделәр.

20 апрель  көнне Пыжмара авыл җирлеге СХПК “Кама” белән берлектә Казан агропаркында оештырылган ярминкәдә катнашты. Анда авыл хуҗалыгында җитештерелгән күптөрле продукцияләр тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы буенча һава торышы
2019 елның 23 апреленә

19 апрель көнне Пыжмара мәктәбе укучылары һәм укытучылары авыл җирлеге башлыгы белән берлектә, Пыжмара авыл жирлегендә яшәүче Бөек Ватан Сугышында һәлак булган ветераннарның тол калган тормыш иптәшләренә ТР президентының бәйрәм бүләкләрен тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International