ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 8 маенда Балтач шәһәр тибындагы поселогында 19.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган велоузыш узачак. Җыелу урыны 18.00 сәгатьтә "Дан Аллеясы" Җиңү паркы каршында. Барлык катнашырга теләүчеләрне дә чакырабыз.

Татарстанда 6 майга сабан чәчүе 812,5 мең га башкарылган, бу фаразга карата 47% тәшкил итә. 

6 май кичендә, 2019 елның 7 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с кадәр (Казанда 18 м/с кадәр) җилнең кыска вакытлы көчәюе белән яшен көтелә.

2019 елның 6 маенда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры залында Бөек Ватан сугышы һәм хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында тантаналы чара оештырылды. 

30.04.2019 елда Нөнәгәр мәдәният йортында Нөнәгәр балалар бакчасы коллективы “Балкысын гаиләм кояшы” дип аталган хәйрия концерты куйды. Концертта балалар бакчасы хезмәткәрләре, бакчага йөрүче нәниләр һәм әти-әниләр бик теләп катнаштылар, үзләренең җырга, биюгә, шаян сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Концерт куюдан җыйналган акча анкологик авыру бала Лотфуллина Л.Р. сәләмәтлеген ныгыту өчен бирелде.

Татарстан  Республикасында  чәчүгә  барлык  районнар да  чыкты.   Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.    

Татарстанда  көзге  культуралар  вәзгыятенә  бәйле  рәвештә  гадәттән  тыш  хәл   режимы  кертелде. Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  2 майда  тиешле  күрсәтмәгә  кул  куйды.  

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   Мамадыш, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районнарында кыр  эшләренең  барышы  белән  танышты.

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов, ял  көненә һәм шторм  кисәтүенә  дә  карамастан, Татарстанның  Югары  Ослан,  Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч  районнарына  кыр эшләренең  барышы  белән  танышу  өчен  килде.   

2019 елның 6 маена һава торышы 2019 елның 5 май 18 сәгатьтән 2019 елның 6 май 18 сәгатькә кадәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International