30.04.2019 елда Нөнәгәр мәдәният йортында Нөнәгәр балалар бакчасы коллективы “Балкысын гаиләм кояшы” дип аталган хәйрия концерты куйды. Концертта балалар бакчасы хезмәткәрләре, бакчага йөрүче нәниләр һәм әти-әниләр бик теләп катнаштылар, үзләренең җырга, биюгә, шаян сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Концерт куюдан җыйналган акча анкологик авыру бала Лотфуллина Л.Р. сәләмәтлеген ныгыту өчен бирелде.