ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2019 ел
җомга

  2019 елның 11 июлендә "Хыял " яшьләр үзәге районның авыл җирлеге яшьләре өчен яшьләр форумы үткәрде.

10.07.2015 10 июль көнне 10.00 сәгатьтә «Балтач «Форпост» үзәге Балтач муниципаль районының «Романтик» балалар-сәламәтләндерү лагерында балалар һәм әйдаманнар арасында пневматик винтовкадан ату буенча шәхси - команда спорт ярышы үткәрде.

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Балтач районындагы территориаль бүлегендә 2019 елның 8 июленнән 22 июленә кадәр тематик кайнар линияләр эшли: туристлык хезмәтләре һәм чит илдә йогышлы куркынычлар мәсьәләләре буенча. Гражданнарга тематик консультацияләр 8(84368) 2-41-47 телефоннары буенча үткәрелә

Ленинград өлкәсендә  Россиядә  иң  зур  «Бөтенроссия  кыр көне - 2019» агротехнологик күргәзмәсе ачылды.   Тантаналы  чарада    Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры    Дмитрий Патрушев һәм   Ленинград өлкәсе  губернаторы   Александр Дрозденко катнаштылар.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Россиянең киләчәге»милли яшьләр премиясен алуга конкурс сайлап алуы турында хәбәр итә.


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 нчы елның 10 нчы июлендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Романтик» балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайда логика? " исеме астында интеллектуаль уен үткәрделәр.

Начар метеорологик күренешләр: 11 июль көнне көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен көтелә.

Балтачта эшләп килүче малайлар өчен "Ярдәм" мөселман пансионаты укучылардан гаризалар кабул итә башлады. Алар 13 нче июль көнне Балтач районы Бөрбаш авылында кабул итү комиссиясе тарафыннан каралачак.

«Хыял»  яшьләр үзәге 2019 елның 9  июлендә  «Романтик» лагерында  ял итуче балаларга «Күңелле стартлар» дигән спорт-күңел ачу уены үткәрде .

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  аларны  сайлап  алу  конкурсының   2  этабы  турында   игълан  итә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International