Балтачта эшләп килүче малайлар өчен "Ярдәм" мөселман пансионаты укучылардан гаризалар кабул итә башлады. Алар 13 нче июль көнне Балтач районы Бөрбаш авылында кабул итү комиссиясе тарафыннан каралачак.
Пансионатка керү өчен таләпләр: татар телендә иркен аралаша белү, татарча укый-яза белү, мәктәптә яхшы билгеләргә һәм башлангыч дини белемнәргә ия булу, намаз укый белү. Пансионатка керү - әңгәмә нәтиҗәләре буенча.
Пансионатка кабул ителәчәк укучылар өчен 15 июльдән 20 июльгә кадәр алдагы уку елына әзерлек курслары – дини тәрбия бирү дәресләре үткәреләчәк.
2019-2020 уку елында пансионатта 20 бала тәрбияләнер дип көтелә. Алар көн дәвамында Бөрбаш урта мәктәбендә укыячак. Мәктәптән соң, балалар мәчеттә дәресләр алачак һәм пансионатта яшәячәкләр. Пансионатта яшәү һәм туклану - түләүсез.