ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 2019 елның 17 июлендә, Балтач районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президиумы киңәшчесе, якташыбыз Әхмәт Мазгаров булды.


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанда  кече  хуҗалыклар  уңышлы  эшләп  килә  һәм  алар  кул  эшен  автоматлаштыруга таба юнәлеш  алалар.  Хәтта  зур  булмаган  ярдәмче  хуҗалыкларда  һәм  гаилә  фермаларында   саву   аппаратлары кулланалар,    терлекләрне  ашатуның һәм  эчертүнең  автоном  системаларын  гамәлгә кертәләр. 

Бүген, 2019 елның 17 июлендә, Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Шәймәрданов Рашат Рифкатович эш сәфәре белән Балтач районына килде.

"2015-2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы нигезендә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә халыкка хокукый  белем бирү буенча телетапшырулар циклы чыгарылуны тәэмин итә.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Республика дәрәҗәсендә сөт  терлекчелеге  белән   селекция-нәсел  эше  гомуми  системасының  фәнни нигезләнгән    концепциясен эшләү» проекты  буенча  эшлекле  очрашу  узды.


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Балтач районы Куныр авылында гомер итуче Илнар hәм Гөлназ Шакирҗановлар гаиләсенә бу олы  бәхет елмайды: аларның өч игезәк малайлары- Мөхәммәд, Ибраhим, Сөләйман дөньяга аваз салды.

Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар  һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде.

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  2019 елның  беренче  яртыеллыганда  терлекчелек  продукциясен  җитештерү артты.   Бу  елның  гыйнвар – июнь айларында  республикада  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  һәм    крестьян (фермер) хуҗалыкларында   670,9 мең  тонна   сөт,    200,1 мең  тонна   терлек  ите  һәм  кош  ите  җитештерлгән.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 17 июлендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә, көнчыгыш җилнең кыска вакытлы көчәюе белән 15-18 метрга кадәр.

Республикада  2019 елгы  уңышны  җыеп алуга  һәм  туфракны  төп  эшкәртүгә  әзерлек  буенча  АПК предприятиеләре арасында  конкурпс  башланды.    Конкурсның  максаты  – ашлык  җыю  комбайннары  паркын, башка  авыл  хуҗалыгы  техникасын  һәм  хуҗалыкларның  ындыр  табагы  җайланмаларын    урып-җыю кампаниясенә вакытында  һәм сыйфатлы  әзерләүне,   шулай  ук  туфракны  төп  эшкәртү  агрегатларын  әзерләүне   тәэмин  итү.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International