ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда   2016–2018 елларда  28  мең  баш  савым сыеры  өчен  26  заманча  сөт  комплексы  файдалануга  кертелде,    инвестицияләр  күләме    9 млрд сумга  якын.  Бу  хакта  6 сентябрьдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов мәгълүмат бирде.    

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 10 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Татарстан республикасында Көзге мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә. 

ҖЧҖ   “Дөньяның бәллүр йөрәге” Фестиваль Халыкара Хәрәкәте 2019 нчы елның 5-6 октябрендә Казан шәһәрендә “Дөньяның бәллүр йөрәге” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсын үткәрә.

2019 елның 10 - 15 сентябрендә  Татарстанның  Актаныш  районында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең  100 еллыгына багышланган  "Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.

Марат  Әхмәтов  хәбәр итүенчә,  республикада  иген  уңышы    90% мәйданда  җыелган.  Тагын  150 мең гектар мәйданны  җыясы  калган. Барлыгы  3,8 млн тонна ашлык  җыелган. Бер гектардан  уртача  уңыш   30 центнердан  артык  чыга.  Зәй (152 мең тонна), Нурлат (104 мең тонна), Апас  (84 мең тонна )һәм Кайбыч  (55 мең  тонна) муниципаль  районнары  урып-җыюны  төгәлләделәр.

Төзелеш – районыбызны ямьләндерүче, күркәмләндерүче өлкәләрнең берсе булып тора. Без яшәгән йортлар, социаль – мәдәни объектлар, йөргән юлларыбыз – болар барысы да районыбыз төзүчеләренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.


8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Районыбызда да сайлаулар җанлылык белән бара. Сайлау участокларының  барысында  да бәйрәм рухы, җыр-моң яңгырый. Көне дә бәйрәмчә матур, кояшлы. Халык иртәнге эшләрне тәмамлап бәйрәмгә килгәндәй матур киенеп, күтәренке кәеф белән, бердәм рәвештә сайлау участокларына агыла. Бу мөһим сәяси чарада тәүге тапкыр тавыш бирүчеләр дә бар, аларга истәлекле бүләкләр каралган. Күзәтүчеләр дә тавыш бирү процессыннан бик канәгать: барсы да оешкан рәвештә, тәртип белән бара.


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

31 нче август көнне "Сабантуй" мәдәният һәм ял паркында Республика көне уңаеннан уздырылган район спартакиадасына нәтиҗәләр ясалды. Беренчелек Нормалар кулында, алардан бераз гына калышып икенче урынны Сосналар яулады, ә инде өченче урында безнең Балтач җирлеге. Чын күңелдән котлыйбыз! Җирлек башлыкларын Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы котлап узды һәм аларга активлыклары өчен рәхмәтен әйтеп грамота белән кубок тапшырды.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 7 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International