ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК. 

Мич башында ятып икмәк булмас, диләр халыкта. Районыбызның фидакарь игенче-механизаторлары урак өсте өчен уңай булган һәр көннән, һәр сәгатьтән оста файдаланып, игеннәрне җыеп алу белән мәшгульләр. Хәер, узган атна ахырыннан башланган дәвамлы яңгырлар игенчеләребезгә бераз хәл алырга да, басу тузанын басарга да мөмкинлек бирде анысы. Ләкин, әлеге чорда күмәк хуҗалыкларда кылны кырыкка ярыр чак: уңышны җыю дәвам итә, хәзер инде шушы күләмле эшкә көзге чәчү дә килеп кушылды. Өстәвенә, саламны җыйнап урнаштыру, җир эшкәртү, икенче кат күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләү кебек хезмәтләрне дә комплекслы алып барырга кирәк. Игенчелекнең төп нигезен тәшкил иткән бу эшләрнең барысын да җыйнап, уңышлы алып бару өчен хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, хезмәтне дөрес оештыру мәсьәләләре дә әһәмиятле өлеш булып тора.

Консультация – кисәтү

“Автор +” проекты кысаларында Балтач Үзәк китапханәсе районыбызның күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итә.

Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" ("Сияние") VI Республика фестивале лауреатларының гала-концерты 2020 елның 20 августында 11.00 сәгатьтә  "В Контакте" социаль челтәрендәге Татарстан Республикасы рәсми берләшмәсе битендә  (https://vk.com/nashtatarstan) онлайн-трансляция форматында булачак. 

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлеге эшләтеп җибәреләчәк.


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бинада сәүдә нокталары һәм җәмәгать транспорты хезмәткәрләре өчен маска-перчатка режимы саклана дип белдерде.

Татарстан элек коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү буенча өченче этапка күчә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Хезмәт ияләре депутатларының Балтач район Советы башкарма комитетының 1955 нче елның 13 февраленнән 8 нче номерлы утырышы беркетмәсеннән өземтә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International