Татарстан элек коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү буенча өченче этапка күчә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте.
«Без чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчәбез. Бу Роспотребназдор, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм безнең муниципалитетларның зур ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. Коронавирус темасы көн тәртибеннән китми, без акрынлап чикләүләрне киметүне дәвам итәбез. 17 августтан башлап, аларны 50 процентка тутыру шарты белән, килүчеләрнең чикле санына карата санитар нормалар һәм таләпләр үтәлгәндә, театрлар, кинотеатрлар, цирк, концерт заллары һәм аквапарклар эше рөхсәт ителә,» - дип аның сүзләрен китерә матбугат хезмәте.
Республика башлыгы сүзләренчә, ачык мәйданчыкларда 100 кешедән артмаган тамашачыга, биналарда - 50дән артмаган тамашачы катнашында чаралар үткәрү рөхсәт ителәчәк, спорт чаралары - тамашачыларның гомуми санының 10%ын гына түгел, ә 25%ын тутырып үткәреләчәк. Кафеда 50 кешегә банкетлар үткәрергә рөхсәт итәләчәк.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада көн саен 30га якын СОVID-19 очрагы теркәлә. 15 августка авыручыларның гомуми саны 6 046 кеше тәшкил иткән.
Яңа очраклар үсеше темпы 0,5% дәрәҗәсендә. Төбәкләрнең гомумроссия рейтингында авыру күрсәткечләре буенча Татарстан 82 нче урында тора.