ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 нче елның 28 январендә 14.00 сәгатьтә Чепья авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш илленче утырышы  узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбысары И.С.Галимуллин , Балтач районы прокуроры А.Ш.Низамиев, Чепья авыл җирлеге депутатлары, һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Өченче чакырылыш Чепья авыл җирлеге Советының илленче утырышына түбәндәге көн тәртипләре каралды:

Чепья авыл җирлеге Советының 2018 ел отчеты.

Чепья авыл җирлегенең 2018 елда бюджет үтәлеше.

Мельничная авыл клубы, Чепья МПП ЖКХ оешмасы, Чепья балалар бакчасы отчеты.

2019 елның 2 февралендә Бөрбаш авылында 2003-2004 елгы егетләр арасында РСФСРның спорт мастеры Фидаил Шакиров истәлегенә багышланган көрәш турниры узды.

2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән урыннар көтелә:

- төнлә һәм көндез буран күз күреме начарая һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин;

- көндез көчле кар, бозлавык, юлларда кар көртләре.

24.01.2019 ел көнне Пыжмара авыл җирлегенең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибендә:

  • авыл җирлеге башлыгының 2018 ел өчен отчеты;
  • 2018 елга бюджет үтәлеше.

2019 елның 2 февралендә Балтач  чаңгы трассасында («Сабантуй» ял паркы) РСФСРның спорт мастеры Ралиф Әскәров призларына чаңгы ярышлары узды .

24 гыйнврь көнне Салавыч авыл җирлеге Советы утырышы узды.

25 нче гыйнвар көнне Сосна авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Анда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, җирлек депутатлары, авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, староста, участок инспекторы катнашты.

25 нче гыйнварда Смәел авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.С.Галимуллин, Балтач район прокуроры ярдәмчесе Г.М.Галиуллина, җирлек депутатлары, авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар катнашты.

Көн тәртибенә авыл җирлеге башлыгының 2018 нче елда эшчәнлегенә, шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышына отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде.   Катнашучыларны  2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштырылды.

Казан районара табигать саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы Балык Бистәсе шәһәр җирлегенең чистарту корылмаларыннан юынты суларны агызганда су объектларын саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Универсаль сервиста хезмәтләр Порталында https://uslugi.tatarstan.ru/gis_gmp/index дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасыннан (алга таба – ГМП ГМС) формалашкан түләүләр турында мәгълүмат алырга мөмкин, анда мәгълүмат дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында региональ мәгълүмат системасыннан (алга таба – РИС ГМП) керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International