Чепья авыл җирлеге яңалыклары. Чепья авыл җирлеге Советы утырышы узды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2019 нче елның 28 январендә 14.00 сәгатьтә Чепья авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш илленче утырышы  узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбысары И.С.Галимуллин , Балтач районы прокуроры А.Ш.Низамиев, Чепья авыл җирлеге депутатлары, һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Өченче чакырылыш Чепья авыл җирлеге Советының илленче утырышына түбәндәге көн тәртипләре каралды:

Чепья авыл җирлеге Советының 2018 ел отчеты.

Чепья авыл җирлегенең 2018 елда бюджет үтәлеше.

Мельничная авыл клубы, Чепья МПП ЖКХ оешмасы, Чепья балалар бакчасы отчеты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International