ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 19 нчы мартында "Факел" яшүсмерләр клубында юлда йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерү максатыннан полициянең олы лейтенанты  Р.А.Галимбеков белән очрашу булып узды.

16-17 март көннәрендә кекусинкай каратэ буенча «Россия каратэ лигасы кекусин кайкан» ОО спорт клублары арасында ябык чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында өйрәнү-тренировка ярышлары узды. 

2019 елның 17 мартында Чебакса бистәсендәге чаңгы трассасында 44 нче Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узды.

2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.

Казан районара табигать саклау прокуратурасы җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 19 нчы мартында “Язгы яхшылык атналыгы” акциясе кысаларында “Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең” Дәүләт Автоном Учреждениесенең социаль тернәкләндерү бүлегендә гарденотерапия буенча “Яшел үсенте” исеме астында эш башкарылды. Тернәкләнүчеләр орлык һәм үсентеләрне чәчү, үстерү серләренә төшенделәр. Шулай ук помидор утырттылар, үсентеләрне тәрбияләделәр.

 

Агымдагы елның 19 нчы мартында “Язгы яхшылык атналыгы” кысалыгында хезмәт инструкторы “Учтагы яхшылык” дип исемләнгән фетр материалыннан брошка әзерләү буенча күмәк формада чара уздырды. Дәрес О.В.Фокиноның “Учымда яхшылык йөртәм” дип исемләнгән шигырь уку белән башланып китте. Тернәкләнүчеләр үз куллары белән ясалган матур- матур чәчәкләрне бер- берсенә бүләк итәргә дә өлгерделәр. Әлеге чаралар кул бармакларының сизгерлеген аттырып кына калмый, яхшылык, ярдәмләшү, дуслык хисләрен дә барлыкка китерә.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 20 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Кичә, 2019 елның 18 мартында, Кукмара районы мәдәният йортында XIX «Созвездие-Йолдызлык»  яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы тәмамланды.

  Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан меңнән артык яшь талантлар Казанда КФУның «Уникс» күңел ачу комплексында үз районын яклау хокукы өчен көрәште.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

   Балтач җирлегендә гомер итүче Петрова Зинаида Кузьминичнага 18 март көнне 90 яшь тулды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International