2019 елның 27 апрелендә " Хыял «яшьләр үзәге яшьләр өчен «Төнге дозор» квест уены үткәрде .
Чисталык икеайлыгы кысаларында Нөнәгәр авыл җирлеге территориясендә өмәләр оештырылды: һәр оешма үзе урнашкан территорияне һәм үзенә беркетелгән участокларны чүптән арындырып, тәртипкә китерделәр, агачларны, баганаларны агарттылар.
2019 елның 29 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.
Балтач шәһәр тибындагы поселогында бәйрәм чаралары
2019 нче елның 26 апрелендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова “Волонтер” активистлары белән берлектә “Без наркотикларга каршы” дип исемләнгән акция үткәрделәр.
25 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» тарафыннан республиканың 29 муниципаль районыннан кооперативлар бухгалтерлары һәм рәисләре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында бухгалтерлык исәбе һәм хисап бирү үзенчәлекләре буенча уку семинары уздырылды.
25 апрельдә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Duwaya Investment L.L.C» компаниясенең диркторлар Советы рәисе Абделхамид Мөхәммәд Дувайа әфәнде белән узара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
25 апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара саммиты кысаларында «АПК экспорты: ислам масс-маркеты киштәләрендә кемне көтәләр» темасына сессиядә чыгыш ясады.
24 апрельдә кунакчыл Балтач районы үз җирендә «Аҗаган» хәрби-спорт уенында катнашучыларны һәм кунакларны кабул итте. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара, бу мәктәп укучылары арасында «Аҗаган» ның популярлыгы турында сөйли. Ярышларда Арча, Балтач, Әтнә, Яшел Үзән районнары катнашты.
26 апрельдә бөтен татар халкы күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. "Факел» яшүсмерләр клубында әдәби викторина үткәрелде, анда балалар актив катнаштылар.