Кышның аномаль җылы булуы һәм язның иртә килүе аркасында игенчеләрнең планнарына үзгәреш кертелде һәм бу авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде. 41 районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртекле көзге культураларны тукландыру эшләрен башкаралар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый, дигән карар кабул ителде.
"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы хәбәр итә: РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, Чепьядагы филиал объектында 2020 елның 14 апрелендә 9.00 дән 15.00 гә кадәр цифрлы эфир телевидениесе программаларын вакытлыча туктатып тору белән планлы ремонт эшләре башкарылачак.
Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау максатларында салым органнары салым инспекцияләренә килүне максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итә.
30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күпфункцияле үзәкләр элек кабул ителгән сорауларлар буенча әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк.
«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 26 март 18 сәгатьтән 2020 елның 27 март 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Җитди явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 4-9 м/c. Төнлә минималь һава температурасы -2..+1º, көндез максималь һава температурасы +7..+10º. Төнлә һәм иртән аерым участокларда бозлавык.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» акциясе гамәлгә ашырыла.
Акция Ватан өчен көрәшкән туганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә, сугышка кадәрге, хәрби һәм сугыштан соңгы фотосурәтләрен бастыру юлы белән, шулай ук өй архивларыннан булган вакыйгаларны мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Җыелган материаллар «Хәтер юлы» галереясендә Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе комплексы территориясендә мәңгеләштереләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «ТАССРның 100 еллыгы - үзеңне тикшер!» Республика онлайн-тестированиесе» мәгариф проекты гамәлгә ашырыла.
Проект нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәләргә ия катнашучылар кыйммәтле призлар алачак. Бүгенге көндә мәгариф проектында республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан меңнән артык кеше катнашты.
Тестны «ТАССРның 100 еллыгы - үзеңне тикшер!» проектының рәсми сайтында узарга мөмкин - http://100.tassr.tatar/
25 март көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлаучыларга дәүләт ярдәме чаралары буенча практик семинар узды, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат сәясәте һәм махсус проектлар департаменты директоры Роман Чекушов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республиканың экспорт юнәлешендә эшләүче «Казан май-экстракция заводы» АҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Чистай» үсемлек мае заводы, «Зернопродукт» ХК» АҖ, «Зернотрейд» ҖЧҖ, «Агропро» ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.