ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү - бәхет. Яшел урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәгән агышы, күлебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Ә без, шушы матурлыкны үз кулларыбыз белән җимерәбез, пычратабыз. Ул бит безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без табигатьне күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез.

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Норма авыл җирлегендә 2020 елда үзара салым программасын тормышка ашыру буенча мәгълүмат

2020 елның 26 октябреннән 29 ноябренә кадәр «Сенеж» һәм Universal University Идарә остаханәсе оештырган «Креатив индустрияләрдә мәдәни инициатива/лидерлык» программасын үткәрү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан шәхси цифрлы сертификатлар программасына керде. Программа «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында 15 октябрьдә эшли башлады.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Балтач район Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы булып узды.

Узган атна ахыры табигатькә чын көзге һава торышы алып килде. Көзге чорның күрке булып бер айга сузылган әбиләр чуагыннаң соң яуган яңгырлар туфракка үз шифасын бирде. Хәзер инде басу-кырларда игенчелек эшләре финиш сызыгында: хуҗалыкларда ел буена кинәнеп җитәрлек терлек азыгы тупланган, амбар хуҗалыклары мул икмәк уңышы белән тулыландырылган, димәк игенче-механизаторларыбызның еллык башкарган хезмәтләре нәтиҗәсе белән горурланып, җиңел сулыш алыр чаклары җитте

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International