Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү - бәхет. Яшел урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәгән агышы, күлебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Ә без, шушы матурлыкны үз кулларыбыз белән җимерәбез, пычратабыз. Ул бит безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без табигатьне күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез.
Балтачыбызның Әхмәт Фәйзи, Рамил Фазлыев, Михаил Девятаев, Кол Шәриф, Сорнай һәм шул тирә урам башларында ямьле табигать кочагы - агачлыклар бар. Халык телендә «Заготскот елгасы» дип атала ул. Менә шул табигать кочагы бик аяныч хәлдә - чүп-чар белән тулы иде. 15 октябрь көнендә Балтач районы башкарма комитет хезмәткәрләре тырышлыгы белән әлеге әйләнә-тирәлек чистарды. Әмма шуны да әйтәсе килә, кемнәрдер килеп бәйрәм итеп, елганы пычратып киткәннәр икән, инде бүтән бирегә килмәсеннәр, килгән очракта да артларыннан җыештырып китсеннәр иде. Бу күренешләр беркемне дә бизәми.

Табигать-анага изгелек кылу, әйләнә-тирәлекне чиста тоту - ул безнең төп бурычларыбызның берсе. Әйдәгез, һәрберебез булдыра алганча, табигатьне саклыйк һәм безнең барыбызның да тырышуы нәтиҗәсендә табигать тагы да ямьләнер. Тирә-юнебез чиста, ямьле булсын, һәрчак балкып торсын!