Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
20 ноябрьдә «TAT∙АРС∙TAН» конкурс хәрәкәтендә җиңүчеләрнең С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында гала-концерты булып узды. Республиканың яшь талантлары классик һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен күрсәттеләр! Җиңүчеләрне һәм бәйрәм кунакларын эчтәлекле, мәгънәле һәм иҗади программа - сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, «Хәзинәләр утравы» аниматорлары һәм «Шаян ТВ» телеканалы катнашында өстәл һәм интерактив уеннар көтә иде. Зур концерт программасында Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм яшь талантлар конкурсында җиңүчеләр катнашты.
2022 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координация советы тарафыннан (алга таба – Координация советы) районның “Активист” АХҖК авыл хуҗалыгы формированиесендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую вакытында куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү буенча урынга чыгып тикшерүләр үткәрелде. Кон кадагы булып авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую вакытында куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүне, язгы-кыр эшләренә әзерлек барышын тикшеру торды.
2022 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координация советы тарафыннан (алга таба – Координация советы) районның “Труд” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы формированиесендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую вакытында куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү буенча урынга чыгып тикшерүләр үткәрелде.
18 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 5 – Б сыйныфы укучылары катнашында “Вместе со сказкой против коррупции” дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде
«Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы (алга таба – ТР СДО) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 2022 елның 14 ноябреннән 15 декабренә кадәр «Ел лидеры – 2022» балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре республика конкурсы үткәрә (алга таба – Конкурс).
Программа Татарстан Республикасында 2006 елдан бирле федераль һәм региональ бюджетлардан финанслау шартларында тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кысаларында дәүләт программасының Координаторы – Татарстанның Төзелеш министрлыгы, дәүләт заказчысы – ТР Яшьләр эшләре Министрлыгы эшли.
18 ноябрьдә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Идел буендагы җирле халыкларның туган телләрендә диктант үткәрә
Тематик туйлар бүгенге көндә актуальлеген югалтмый. Яңа өйләнешүчеләр тормышларының төп бәйрәмен якты һәм истә калырлык итәргә тели. Борынгы традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә кайту көннән-көн популярлаша бара.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)