18 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 5 – Б сыйныфы укучылары катнашында “Вместе со сказкой против коррупции” дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

18 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 5 – Б сыйныфы укучылары катнашында “Вместе со сказкой против коррупции” дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде. “Коррупция”, “мошенниклык”, “ришвәт”, “талау” кебек законга каршы булган гамәлләр укучыларга әкиятләргә бәйләп аңлатылды. “Хуплыйм” һәм “хупламыйм” дигән җавапларны аңлаткан яшел һәм кызыл смайликлар күтәреп, укучылар үзләренең фикерләрен белдерделәр. Чара азагында күрсәтелгән үтемле ролик та  

коррупция һәм мошенниклыкның җинаять икәнлеген аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International