ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү


4
февраль, 2023 ел
шимбә

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү (Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)


3
февраль, 2023 ел
җомга

4-5 февральдә Казанда «Спортның ишкәк ишү төрләре Үзәге " күпфункцияле комплексы базасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чемпионнары фестивале узачак.

2 февральдә Түнтәр мәдәният йортында Урта Көшкәт авыл җирлегенең халык җыены һәм  "Дуслык" күмәк хуҗалыгының еллык йомгаклау җыелышы узды. Хисап җыелышында ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашты.

2023 елның 2 февралендә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел тулды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Идел буендагы әлеге шәһәр өчен сугышта Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.

2 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Сталинград бәрелешләре тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан «Город русской славы – Сталинград» дип аталган библиографик күзәтү уздырылды. Укучыларга Сталинград бәрелешләре турында китаплар тәкъдим ителде, Михаил Алексеевның “Тетрадь, начатая под Сталинградом» китабыннан көндәлегеннән өзек укылды.

29 нчы  январьдән  2 нче февральгә кадәр Казан шәһәрендә рус сыйныфларында укучы татар балалары өчен татар теленнән һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары  узды. Балтач гимназиясе,  Норма, Балтач, Чепья мәктәпләреннән  20 укучы республика олимпиадасының призерлары булдылар.29 нчы  январьдән  2 нче февральгә кадәр Казан шәһәрендә рус сыйныфларында укучы татар балалары өчен татар теленнән һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары  узды. Балтач гимназиясе,  Норма, Балтач, Чепья мәктәпләреннән  20 укучы республика олимпиадасының призерлары булдылар.


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1943 елның 2 февралендә Кызыл Армия җиңүе белән Сталинград сугышы тәмамлана.

Югары Шубан авылы мәдәният йортында «Алга " ҖЧҖ хезмәт коллективы һәм авыл җирлеге гражданнары җыены үткәрелде

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International