ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

22-23 нче апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендә джампинг фитнес буенча Рәсәй Кубогы ярышлары узды. Ярышта Рәсәй, Казахстан һәм Белоруссия дән командалар катнашты. Балтач район җыелма командасы Гафурова Дидария җитәкчелегендә үз номинацияләрендә 40 команда арасында 3 нче урынны яулардылар.


21
апрель, 2023 ел
җомга

21 апрель Россиядә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә.
1785 елның 21 апрелендә Бөек Екатерина патша "Россия империясе шәһәрләре хокукы һәм файдасына грамота"га кул куя. Нәкъ менә әлеге грамота Россия закончалыгы үсешенә башлангыч була.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

18 апрель көнне  шәхси эшмәкәрләр Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе исеменнән ел саен үткәрелә торган «Чын күңелдән» хәйрия акциясе узды.  Акция кысаларында  районның 162 мөмкинлекләре чикле баласына азык-төлек җыелмалары әзерләнде.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

   Һәр мөселманга үзенең күңелен пакълау,шәфкатьлелек һәм гаделлелек, түземлелек һәм җаваплылык, якыннары турында кайгыртучанлык кебек әхлакый сыйфатларны тормышка ашырырга насыйп иткән Рамазан ае тәмам. Озын көннәрдә Аллаһ биргән нигъмәтләрдән тыелып, бары изге гамәлләр кылып, мохтаҗларга ярдәм итеп яшәү һәркемнең күңеленә ихласлылык, җиңеллелек ирештерде.

Бүген, бертөркем район җитәкчеләре белән Балтач район башлыгы Рамиль Нотфуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән әзерләнгән бүләкләрне Балтач бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Гыйльван Гыйльмулла улына һәи тыл ветераннарына тапшырды.


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 18 апрелендә  «Хыял»  яшьләр үзәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Мультфильмны танып бел" күңел ачу уены уткәрде.

Россиянең милли проектлары. Бу билге артында нәрсә бар?
Бу билге артында бөтен Россия буенча дистәләгән мең километр юллар, йөзләгән яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары, меңләгән заманча поликлиникалар һәм ясле балалар бакчалары, яшь галимнәр өчен югары технологияле лабораторияләр, интернет, калдыкларны сортлау өчен инфраструктура, төзекләндерелгән парклар, скверлар, ишегаллары һәм яр буйлары, шулай ук үз бизнесларын үстерүче 1,3 миллионнан артык эшмәкәр.

Комплекслы оператив-профилактик операция республикада 25 апрельдән 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Апрельнең соңгы сишәмбесендә Татарстанда балык тотуга чикләүләр үз көченә керәчәк.

Агымдагы елның февралендә Агентлыкның Күзәтү советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин перспективалы Ватан брендларын сайлап алу һәм алга җибәрү системасын төзергә чакырды. Дәүләт башлыгы ул вакытта бу Россия компанияләренә продукция җитештерү һәм сату күләмен арттырырга, шулай ук федераль дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итәчәк дип билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International