ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Субаш авылы мәдәният йортында кызу урак өсте дип әйтсәк тә һич ялгыш булмас. Декабрь азагында урамнар һәм авыллар арасында "Авылым урамнары" дип исемләнгән концерт - ярыш старт алган иде. Ю. Субашның 3  урамы  катнашында ярыш башланып китте. Үзешчәннәребезнең тырышлыгы, көче белән бик бай эчтәлекле, юмор һәм уен - көлкегә бай концерт программасы күрсәтелде. Алар  авыл халкын сөендерделәр, чын ял бүләк иттеләр.

       Яңа елны каршылау уңаеннан , мәдәният йорты каршындагы мәйданда чыршы куелды, сыннар ясап бизәлде. 29 декабрь көнне  авыл халкы өчен шушы мәйданчыкта төрле кызыклы уеннар , ярышлар белән Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үткәрелде.

    30 декабрьдә  мәдәният йортында "Балмаскарад" үткәрелде. Бу чарада 30 га якын кеше маскарад костюмнары киенгәннәр иде. Алар  һәрберсе костюмнарын яклап  Яңа ел тамашасына ямь өстәделәр. Маскарадны үткәрүдә спонсорларыбыз да, Тукай исемендәге хуҗалык та акчалата ярдәм итеп, үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

   2 январь көнне урта яшьтәгеләр өчен  кызыклы уеннар, ярышлар белән "80 еллар дискотекасы" оештырылды.

   7 январь көнне  кроссвордларны  күп белүчеләр катнашында "Башваткыч"  кичәсе үткәрелде.

   16 январьда Югары Субаш авылының калган урамнарында яшәүче үзешчәннәребез көче белән бик зур  әзерлекле  " Авылым урамнары 2"  концерт программасы тамашачыларны таң калдырды.

 Зал шыгрым тулы иде. Тамашачылар бу концертны бик җылы кабул иттеләр. Барлык чараларны үткәрүдә мәдәният йорты  директоры Фәезов Хәлилнең өлеше бик зур. Авылыбызның мәдәният йорты белән китапханә тыгыз элемтәдә эшли һәм иҗат итә. Шунлыктан кичәләребез, бәйрәмнәр матур, бай эчтәлекле,күңелле килеп чыга. Бу чаралар чын дәрәҗәдә матур булмаса бу кадәр тамашачыны мәдәният йортына тартып булмас иде.


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Сүзнеӊ башын ферма җитәкчесеннән башлыйк әле. Гәүһәрия Пыжмара авылы кызы, 1990 елда Комзаводка Рамил Вәлиев өенә килен булып төшә. Элек почта бүлекчәсендә эшләгән яшь киленгә тормыш җайлылардан булмый, хуҗалыкта төрле эштә йөри, эшсез утырган чаклары да була.

«Хуҗалыкларны бергә кушканда безнеӊ авыл фермасында 26 баш бозау калган иде. Фермаларга керерлек түгел, азык юк, азык кына түгел, авылныӊ да, кешеләрнеӊ дә барыр юлы күренми кебек тоела башлаган иде», дип искә ала ул вакытларны Гәүһәрия ханым.

 

Гәүһәрия ханым хәзер фермада мөдир, авылда бригадир, өендә йорт хуҗабикәсе вазыйфаларын башкара. Инде олы улы төпләнеп, гаилә корып башкалада тора, икенчесе Нөнәгәр мәктәбенеӊ 7 сыйныф укучысы. Тормыш иптәше Рамил шушында, фермада эшли. Монда коллектив зур түгел, каравылчы белән 7 кеше хезмәт куя. Тракторда эшләүче, Комзавод авылыннан Рәүф Гатиятуллинны бик тырыш, дип мактадылар. Терлеккә азыгын үзе төйи, үзе кертә, үзе тарата, тиресне үзе чыгара, үзе басуга илтә. Иртәдән-кичкә кадәр авырсынмыйча, һәр көнне булсынга дип эшли. Гадел Гатауллин белән Рафаэль Исламов яӊа терлек бинасында таналар тәрбиялиләр, Радаил Вәлиев һәм Радик Шәмсиев бер терлек абзарында икәүләп эшләсәләр, Рамил Вәлиев аерым бинада бер үзе 100 баш үгез тәрбияли.

 

Ферма территориясенә керүгә күзгә ташланганы – аерым кардада тотылучы көр, таза, уйнаклап торган атларныӊ күп булуы. Нөнәгәр, Чутай авылыннан китерелгән 33 тай бүгенге көндә Комзавод фермасында тәрбияләнә икән.

 

Терлекнеӊ артымы төрлечә, ди ферма мөдире. Таналардан тәүлеккә 1000 грамм артым малу гадәти хәл. Дөрес, төрле вакыт була, тышка чыгарганда салкынча булса, ашау тәнне җылытырга китә, артым кими, ди ул. Күп нәрсә ашатудан тора, сенаж, силосны болгатып, монокорм итеп бирәбез. Фураж да терлекнеӊ гәүдә авырлыгына карап бирелә. Таналар 4 центнер авырлыктан узгач моннан озатыла, 399 кг. булса да, җибәрелми. Менә шундый бездә эшләр, дип көлә ферма мөдире Гәүһәрия Вәлиева. Эшләгәч, хезмәт хакы тиешенчә һәм вакытында бирелә, эшчеләрнеӊ әле соӊгы алган хезмәт хаклары бөтен өстәмәләр белән 18-20 меӊ сум булган икән.

 

Озынча утыннардан өеп куйган әрдәнә белән кызыксынгач, безнеӊ өстәмә артым һәм акча эшләргә ярдәмче төрле өстәмәләр, витаминнар кушып, боткафермент әзерлибез, диләр алар. Һәрбер терлеккә чиләкләп таратып чыгалар. Иренмәгән очракта гына яхшы нәтиҗәгә ирешеп була шул.

 

Комзавод халкыныӊ, бигрәк тә колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкканнарныӊ хәзерге җитәкчелеккә рәхмәтләре зур. Моӊарчы, ашлык алу өчен, трактор, машина арбасына утырып Нөнәгәргә барып, алып кайтыр өчен газап күрсәк, хәзер инде ашлыкны авыл амбарыннан гына тутырабыз, диләр алар. Өйгә кайтарып бирәләр, элек җәйге эсседә печән чапкан булсак, хәзер китереп , урынын

күрсәтсәӊ, өеп тә китәләр, дип үз фикерләрен белдерделәр олылар. Исән-сау гына булсыннар, дөньялар тыныч торсын, диләр алар.

 14 январь көнне Смәел мәдәният йортында кунелле уеннар, 80нче еллар дискотекасы һәм жыр-биюләр белән берлектә Искечә Яна елны каршылау бәйрәме булып узды.

 

  15  январь көнне  Карадуган  авыл китапханәсенә ясли - бакча   балалары  белән  “Китап иленә сәяхәт” - экскурсия уздырылды.  Аларга  китапханә, китапларны  урнаштыру тәртибе, китапханәдән куллану кагыйдәләре турында сөйләнде. Китап укучы формуляры турында мәгълүмат  бирелде. Яңа кайткан әкият, шигырь китаплары белән  таныштырып,  китаплардан өзекләр укылды  .

 


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

13 гыйнвар көнне Ушма авыл клубында Искечә Яңа ел  уңаеннан мавыктыргыч бәйрәм кичәсе булып узды. 

15нче январь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә балаларга үзара дус булу, авырлык килгәндә бер –береңә ярдәм итәргә кирәклекне аңлату максатыннан “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Балтач урта мәктәбенең 1В, 1А сыйныфында укучы балалар белән “Дуслык белән көчле без” дип аталган тематик кичә узды. 1В сыйныфы балалары (җитәкчеләре Замалиева Л.М.) ярдәмендә әзерләнгән кичәдә кечкенә китап укучыларыбыз дуслыкка багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар, мәкальләрләрне дәвам иттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Балалар дуслыкның чын мәгънәсен аңлап, өйләренә укырга китаплар да алып киттеләр.

 


17
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

6 нче январь көнне Сәрдек авыл китапханәсендэ 10 нчы класслар белэн "Эш сөймәсне кем сөйсен" исем астында әңгәмә уздырылды. Әңгәмәгә хезмәт ветераны Лотфуллин Васил, 10 нчы классларга, хезмәт-кешенең күңел көзгесе, икәненә хезмәтне, эшне яратырга кирәклегенә үзенең уй-фикерләрен әйтте, вакыйгаларын сөйләде. Әңгәмә бик күңелле барды.

Авыл хуҗалыгы өлкәсе районыбыз икътисадында төп урынны алып торганлыктан, аныӊ үсеше, бүгенге халәте һәм киләчәге һәркемне кызыксындыра, уйландыра.

Бу өлкәдә һәр тиенне санап, аны кайсы тармакка юнәлдереп зуррак табыш алу турында гына түгел, ә булган мөмкинлекләрне тулысынча файдаланып, җибәрелгән ялгышларны вакытында төзәтеп, күләмле продукция һәм тиешле файданы алу турында фикерләшү вакыты күптән көн тәртибендә тора. Җитәкчелекнеӊ, белгечләрнеӊ алдынгы технологияләрне кулланып алга карап эш йөртүе дә иӊ кирәкле юнәлешләрнеӊ берсе булып кала. «Смәел» күмәк хуҗалыгына нәкъ шушы таләпләрдән чыгып район хуҗалык җитәкчеләре икътисад белгечләре белән бергә ачыктан-ачык фикерләшергә чакырылганнар иде. Бу җирлектә 200 млн. сумнан артыграк чыгымнар сораган мегаферма төзелеше барышын газета битләрендә таныштырып барган идек. Ниһаять, хуҗалык белгечләре бу корылманыӊ эшчәнлеге, аныӊ нинди үсешкә мөмкинлек тудыруы турында үз күзләре белән күреп, инана алдылар. Соӊыннан Смәел авыл мәдәният йортында 2015 елда район авыл хужалыгы терлекчелек тармагы үсешенә йомгак ясалды.

 

Тәкъдим ителгән чыгышлардан, таблицалардан караганда, дөрестән дә узып киткән ел район терлекчеләре өчен уӊышлы ел булган. Хуҗалыкларга ел дәвамында кергән 1 млрд. 931 млн. 997 меӊ сум керемнеӊ 1 млрд. 634 млн. 140 меӊ сум куләмендәгесе нәкъ терлекчелек өлкәсеннән кергәнен хисапласак, ягъни 85 проценты, бу тармакныӊ әһәмиятенә һәм мөмкинлегенә тагы бер кат инанасыӊ. Терлекчелектән иӊ зур керем – 147 млн. 815 меӊ «Татарстан»да, яӊадан ике хуҗалыкта бу керем 100 млн. сумнан артып киткән: «Яӊа тормыш»та ул 123 млн. 830 меӊ, «Дуслык» хуҗалыгында 114 млн. 800 меӊ сум тәшкил иткән.

 

Нәтиҗәле эшләгән 5 хуҗалыкныӊ терлекчелек өлкәсендәге акча кереме гомуми район күләмендәге кеременеӊ 36 процентын тәшкил итә. Димәк, һәр хуҗалык тигез дәрәҗәдә эшләсә, өстәмә керемнеӊ күпмегә артасын күзалларга була. Бу өлкәдә 2015 елда иӊ зур үсешне Тимирязев исемендәге хуҗалык күрсәтте, терлекчелектә акча кеременеӊ үсеше – 143 процент. Бу юнәлеш буенча «Маяк», «Борнак», «Смәел», «Яӊа тормыш» күмәк хуҗалыкларында узган чорда үсеш сизелерлек. Алда санаган кайбер хуҗалыкларныӊ шул ук вакытта гомуми акча кереме күләмен арттыру буенча эшлиселәре күп әле.

 

Район күмәк хужалыкларына 2014 һәм 2015 елда терлекчелек өлкәсеннән кергән акча кереме (меӊ сумнарда).

 

Хуҗалыклар исеме

2014 елда терлекчелек өлкәсеннән кергән акча кереме

(меӊ сумнарда).

2015 елда терлекчелек өлкәсеннән кергән акча кереме

(меӊ сумнарда).

Татарстан

147815

148714

Яңа тормыш

123830

104301

Дуслык

114800

102542

Кызыл юл

97145

87890

Труд

96788

86225

Кама

92874

94180

Тимирязев исем.

92186

64509

Бөрбаш

90140

81974

Игенче

89472

86921

Сорнай

81348

70300

Смәел

79544

65904

Маяк

78434

64485

Сосна

77712

71361

Якты юл

71341

61879

Алга

64783

74939

Активист

60828

63091

Тукай исем.

51776

47150

Арбор

51702

44135

Борнак

45217

37660

Уңыш

26 405

30910

Район буенча

1634140

1489070

 

 

Саннар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

Район күмәк хуҗалыкларында кыш айларында эш тукталып тормый. Игенче инде бүгеннән язгы чәчүгә, яӊа уӊыш алырга әзерләнә. Техниканыӊ әзерлеге белән ашлама туплау да зур игътибар сорый.

Район буенча 16 январьга 1125 тонна аммиак суы, 118 тонна аммиак селитрасы, 1217 тонна катлаулы ашлама тупланган. Кызганыч, бу мәсәләгә әлегә кадәр кайбер хуҗалык җитәкчеләре тиешенчә игътибар бирми.

 

«Дуслык», «Сорнай» хуҗалыкларында хәзерге көнгә кадәр бер тоннада ашлама юк. «Уӊыш», Тукай исемендәге, «Маяк» хуҗалыклары да «күз буяу» өчен генә берничә тонна ашлама кайтарттылар.

Район күмәк хуҗалыкларында кыш айларында эш тукталып тормый. Игенче инде бүгеннән язгы чәчүгә, яӊа уӊыш алырга әзерләнә. Техниканыӊ әзерлеге белән ашлама туплау да зур игътибар сорый.

Район буенча 16 январьга 1125 тонна аммиак суы, 118 тонна аммиак селитрасы, 1217 тонна катлаулы ашлама тупланган. Кызганыч, бу мәсәләгә әлегә кадәр кайбер хуҗалык җитәкчеләре тиешенчә игътибар бирми.

 

«Дуслык», «Сорнай» хуҗалыкларында хәзерге көнгә кадәр бер тоннада ашлама юк. «Уӊыш», Тукай исемендәге, «Маяк» хуҗалыклары да «күз буяу» өчен генә берничә тонна ашлама кайтарттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International