ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2017 ел
җомга

4 февраль көнне "Сабантуй" ял паркында Татарстан Республикасының прокуратура органы хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы була

4 февраль - шимбә көнне Илшат Шакиров призына район мәктәпләренең командалары арасында Норма урта мәктәбе янындагы шугалакта алкалы хоккей ярышлары үтәчәк. Ярышлар 2006 - 2007 елгы малайлар арасында үткәрелә. 

Башлана: 9.00 сәгатьтә. 

Рәхим итегез!

Рәлиф Әскаров чаңгы спортын яратучы балаларны үз призына уздырылучы ярышларга дәшә. 

3 февраль көнне СССРның спорт мастеры Рәлиф Әскаров призына "Сабантуй" ял паркында мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары була. 

Ярышлар: сәгать 9.00да башлана.

Ярак Чурма мәктәп-бакча комплексында районның профилактик органнары вәкилләре катнашында җыелыш узды. Комплекс директоры Людмила Витальевна, ПДН инспекторы Ләйлә Фәргатовна, педагогик- психологик бүлек җитәкчесе Гүзәл Нурулловна, участок вәкиле Роберт Наилевич, җирле үзидарә җитәкчесе Раиф Рависович үз чыгышларында гаиләдә әти-әни һәм бала мөнәсәбәтләре, районыбызда балалар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр торышы, бу хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмый калу юллары турында сөйләделәр.

30 гыйнвар көнне волейбол ярышлары белән укытучыларның кышкы спартакиадасының муниципаль этабы башланып киткән иде. 31 гыйнварда чаңгы, шорт-трек ярышлары узды. 1 февраль көнне “Балтач” спорткомплексында өстәл теннисы, турникта тартылу, отжимание, канат тарту, волейбол ярышының финал этабы узды. 

Урта мәктәпләр арасында гомуми зачетта түбәндәге мәктәпләр җиңү яуладылар: 
1 урын – Балтач гимназиясе 
2 урын – Чепья мәктәбе 
...

Кичә - 1 февраль көнне "Сабантуй" ял паркында "Төнге чаңгы юллары" чарасында районыбызның спортсмен гаиләләре катнашты. 
Гаиләләрне ике төргә бүлеп ярыштырдылар. 

Команда составына әти, әни һәи ир бала булган гаиләләр арасында:

1 урында - Балтачтан Әхмадуллиннар гаиләсе;
2 урында - Соснадан Ситдыйковлар гаиләсе;
3 урында - Салавычтан Ханнановлар гаиләсе. 

Ә әти, әни һәм кыз балалы комадалар арасында: 

1 урында - Шеңшеңәрдән Сөләймановлар гаиләсе;
2 урында - Пыжмарадан Шәфигуллиннар гаиләсе. 

Җиңүче командалар һәм шулай ук барлык катнашучылар да истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Бу чарада катнашкан гаиләләргә рәхмәт белдерәбез

Балтач гимназиясенең яшь талантлары Яр Чаллы шәһәрендә узган "Беренче адымнар" Х региональ фестиваль-конкурсында катнаштылар. Балалар уңышлы чыгыш ясап, бик күп кызыклы мәгълүматлар туплап кайттылар.

Балтач гимназиясе чаңгычылары – Татарстан чемпионнары! 
Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә узган чаңгы ярышында гимназия командасы сынатмады, янә пьедесталның иң югары баскычына менде! Чемпионнарның тренеры – Аскаров Рәлиф Рафикович.

“Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар. 
Музей директоры Гарифҗан Галиев музей заллары буенча тарихи язмалар, фотосурәтләр буенча бу якның тарихы, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында сөйләде. Шулай ук ул сугыш ветераны буларак дәһшәтле сугыш вакыйгаларына да тукталды. 


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда узган Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында физик тәрбия фәне буенча районыбыз тагын ике призлы урынга ия булды. Түбәндәге укучыларыбызны  һәм остазларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз:

Сосна төп мәктәбеннән  8нче сыйныф укучысы - Гөмәрова Зөһрә. Укытучысы – Габдрахманов Фәнил Сәлим улы.

Нөнәгәр урта мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы - Гөмәров Илгизәр. Укытучысы – Зарипов Фидаил Фәрит улы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International