ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе
25 сентябрь көнне Куныр мәдәният йорты “Изгелек кыл” исеме астында “Мәрхәмәтле Татарстан” акцияне башлап җибәрде. Куныр авылында яшәүчеләргә акция турында мәгълумат җиткерелде.
Таузар авылы клубында 26 нчы сентябрь көнне Экология елы уңаеннан "Без- табигать дуслары" исеме астында балалар арасында рәсем конкурсы үтте.

2 октябрь  көнне Пыжмара авыл китапханәчесе "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы-мәрхәмәтле эшләр эстафетасы"  акциясе кысаларында,өлкән яшьтәге китап укучыларның  өйләрендә булып  газета-журналлар,китаплар бирүне оештырды.

1 октябрь көнне Пыжмара авыл китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан "Әдәбият дөньясында"дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде, өлкәннәр белән яңа китапларга күзәтү үткәрелде.

1 октябрь көнне Әтнә авыл клубында Өлкәннәр көне уңаеннан “Картая мени соң йөрәк,маңгайлар сырлансада” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә булып узды.

29 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсе «Изге сүз, изге эш» исеме астында тумыштан сәламәтлеге чикләнгән Хайретдинова Галия янында булып,аның хәлен белеп кайтты. Абыйсы кычкырып китап укыганны Галия сөенеп тынлап утырды.

28 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсе «Мәрхәмәтле Татарстан» эстафетасы кысаларында «Минем сәламәтлегем» исемле спорт сәламәтләндерү юнәлешендә балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныфлар белән саф һавада  уеннар оештырдылар.

27 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсе «Мәрхәмәтле Татарстан» эстафетасы кысаларында мәктәптә үткәрелгән өлкәннәр бәйрәменә «Көзнең гүзәл бер мизгеле» исеме белән китап күргәзмәсе оештырды. Бәйрәмдә өлкәннәр белән төшкән фотокүргәзмә, рәсем конкурсы һәм әби-бабайларына язылган сочинениеләргә күргәзмә ясалды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.


1
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

  28 сентябрь көнне Борнак авыл китапханәсе “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе буенча үткәрелгән“Дөньяны яхшылык коткара” исемле яхшылык сәгатен 6-7 сыйныф укучылары белән  ялгыз яшәүче  өлкәннәребез Сабирова Фирдәүсә апа һәм Хадиева Рүфәния апага барып хәлләрен белделәр һәм эшләрендә булышып,ярдәм итеп кайттылар.Алар  үзләренең догаларын укып,изге теләкләрен җиткерделәр.

 

30 сентябрь  көнне Арбор  авыл китапханәчесе, 5,7 сыйныф укучылары  белән берлектә  “Мәрхәмәтле Татарстан ” акциясендә  катнашып тыл ветераны  Сабирова  Гөлнадия апаның өенә бардылар,  хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International