“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында 2017 нче елның 30 сентябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе территориясе- “Хәйриячеләр аллеясендә” өлкәннәр hәм инвалидлар көче белән кошлар өчен җимлекләр ясап куелды.
“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә «Кешенең табигатькә йогынтысы» дип исемләнгән видео презентация күрсәтелде. Бу презентация бүгенге көндә табигатьнең нинди халәттә икәнлеген күзалларга ярдәм итте.
2 октябрь көнне, “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында, Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре олы яшьтәге китап укучыларга яңа журналлар, китапларны өйләренә илтеп бирүне оештырдылар.
Республика буенча үткәрелә торган «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел “ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН ,”МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» дигән акция кысалары буенча Чепья авыл һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре авылыбызның чишмә буйларын чистартуда катнаштылар.