22 нче август көнне Шода авылы китапханәсендә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан укучылар белән «Россия – туган илебез» темасына рәсем бәйгесе уздырылды.
22 август көнне Алан авылы китапханәчесе һәм клуб хезмәткәре балалар өчен Россия флагы көне уңаеннан "Минем Россия" темасына викторина уздырды.
Конкурс кредитлау һәм инвестицион финанслашуның махсус шартларын тәэмин итү белән инвестицион проектларны сайлап алганда, гамәлгә ашыруга һәм гамәлгә ашыруга әзерләнгәндә «бер тәрәзә» моделе булып тора.
22 августта Борбаш авыл китапханәсендә Россия флагы көненә багышлап "Без барыбыз да Дуслык иленнән" исемле кычкырып укулар утте.
22 август көнне Карек-Серьма авыл китапханәчесе яшьләр өчен “Байраклар сөйли” темасына әңгәмә уздырды.
22 августта Чепья авыл китапханәчесе, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “ Безнең байрак - горурлык һәм батырлык билгесе” исеме астында мәгълүмат сәгате уздырды.
ТР авыл хуҗалыгы җирләренең кадастр бәясен билгеләү отчет проекты
Бөек Ватан сугышында 1943 елның 23 августында Совет гаскәрләренең немец-фашистларын тар-мар иткән көне. Бу дата хәзер лаеклы рәвештә Русиянең Хәрби дан көне булып санала. Шул уңайдан, бүген – 22 август көнне районыбызның Алан авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделгани Нәҗиповка Курск сугышы тәмамлануның 75 еллык юбилее хөрмәтенә Курс өлкәсе губернаторы Александр Михайлов исеменнән рәхмәт хисләре белән язылган Котлау хаты тапшырылды.
Әлеге мәртәбәле чарада Балтач район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район хәрби комиссариаты хезмәткәре Рафаэль Шакиров, район социаль яклау бүлегенең “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин, “Бөрбаш” хуҗалыгының Алан авылы идарәчесе Таһир Хисаметдинов катнашты. Алар ветеран Гани Нәҗиповны ихлас котлап, изге теләкләрен ирештерделәр, истәлек бүләкләрен тапшырдылар.
Ветеран үз чиратында рәхмәтен белдерде. Курск дугасында барган хәрби бәрелешләрне, анда ялган яраларын сөйләп, истәлекләре белән уртаклашты.
21 август көнне Ярак -Чурма авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Рәсәй флагы- ирек билгесе” темасына рәсем бәйгесе уздырды.
Бүген Балтач районында Россия Федерациясенең Дәүләт флагы туган көне уңаеннан күңел ачу чаралары үткәрелә. Район яшьләр эше һәм спорт бүлегенә караган “Факел” яшүсмерләр клубы һәм “Хыял” яшьләр үзәге, спорт мәктәбе, мәгариф идарәсе коллективлары, социаль яклау бүлеге волонтерлары көн дәвамында төрле чаралар оештыра.