ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

17 нче апрель көнне Бөтенроссия “Язгы игелек атнасы – 2019” акциясе кысаларында Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге китап укучыларның өйләренә барып яңа китап – журналлар тәкъдим иттеләр. “Балтач” ял паркында листовкалар тараттылар.

Кадерле балтачлылар! 4-5 майда Татарстан башкаласында традицион «Казан марафоны»узачак. Бу халыкара масштабтагы вакыйга, анда ел саен меңләгән йөгереш яратучылар катнаша.

17 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе 4 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме нәниләрен кабул итте. Кечкенә китап укучыларына китапханәгә йөрү, китап уку кагыйдәләрен аңлатканнан соң, “Китапханә – белем иле”дип аталган балалар иртәсе узды. Балалар китапларга багышланган уеннарда катнаштылар, чараны “Китаплар йорты” дип аталган видеофильм тәмамлады.

16 апрельдә Балтач үзәк балалар китапханәсендә космонавтика көне уңаеннан “Галәмгә юл” дип аталган тематик кичә булды. Бу чарада Балтач гимназиясенең 7А сыйныфлары катнашты. Алар бу чарада космоска багышланган викторинада катнашып космонавтикага багышланган сорауларга җавап бирделәр, ә ахырдан шушы тема буенча видеофильм карадылар.

Июль ахырында авыл халкын профилактик карау өчен тулы «мобиль поликлиника»  башлап җибәрү планлаштырыла.

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил тотрыксыз 3-8 м/с.  

Төнлә минималь һава температурасы -4..-9º,

көндез максималь һава температурасы +4..+9º

Агымдагы елның 16 нчы апрелендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләренә “Хезмәттәге җәрәхәтләрдән һәм һөнәри авырулардан саклану” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды.

Бүген ТР мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән безнең районда.

16.04.2018 16 апрель көнне сәгать 12.00дә  "Балтач" Форпост " үзәге Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбендә «Форпост» укучылары һәм хезмәткәрләре белән пневматик винтовкадан ату буенча шәхси-команда ярышы үткәрде.       


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

16 апрель кичендә, төнлә-17 апрель иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда 16 метрга кадәр), юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International