ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 20 июлендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Балтач районы прокуроры урынбасары Д. Н. Салехов Борнак авыл җирлеге Советы бинасында (Борнак авылы, Татарстан урамы, 4 йорт) гражданнарны күчмә кабул итәчәк
Белешмәләр өчен Телефон: 3-33-33

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте, шулардан 155 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 105е – республика бюджетыннан бүлеп бирелде.

2019 елның 14 июнендә, медицина хезмәткәрләре көне алдыннан, районның иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү һәм котлау тантанасы булды. Тантаналы чара " Сабантуй" ял паркында узды.

РТРС «РТПЦ Татарстан Республикасы » филиалы хәбәр иткәнчә, 2019 елга антенна-фидер җайланмаларын план буенча эшләү графигы нигезендә, Шәмәрдән радиотелецентрында 2, 3, 4 июль көннәрендә 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр аналоглы һәм цифрлы телевидение программаларын тапшыруны туктатып тору буенча ремонт эшләре башкарылачак.

2019 елның 18-24 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә  урманнарның (4-нче класс) югары янгын куркынычы саклана.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2019 елның 21 июненнән 5 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча " кайнар линия» не үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Кадастр бәясен билгеләү һәм милек салымын исәпләү темасы, шулай ук күчемсез милек объектларының кадастр бәясен дәгъвалау процедурасы актуаль булып тора.

11 июньдә Казанда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы Коллегиясенең, Росреестр Колл-үзәгенең киңәйтелгән утырышы узды. 

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгының 14 майга оператив күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында тәүлек эчендә сөт сатуның максималь күләме Татарстан Республикасында 3,7 мең тонна тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае-2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.

Милек хокукы күчүне яки хокукларын теркәү күчемсез милек белән килешүләр үткәргәндә мәҗбүри процедура булып тора. Өстәвенә, бу сезнең торак күчемсез милек хуҗасы (фатир, бүлмә, торак йорт, апартаментлар), яки гараж, машина кую урыны, офис бинасы, корылмалар кебек торак булмаган объектлар булуыгызга бәйле түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International