Бар җиһан чын көз хакимлегенә кереп бара. Көзге һава торышы тотрыксыз булса да, әлегә табигатьтә сакланган уңай шартлар авыл хуҗалыгында җитештерүчән хезмәт куяр өчен кулай мөмкинлекләр тудыра. Иген басулары көннән-көн бушый. Август аеның игенчелек өчен шактый яхшы килүе һәм амбар хуҗалыкларына кайтарылган алтын башак күләме 2020 елгы урак өсте кампаниясен мул уңыш белән төгәлләүгә якты ышаныч бирә. Әйе, бар җаны белән җир эшен яраткан, эшен күңелен биреп башкарган игенчеләребезнең фидакарь хезмәте – ил табынын ризыклы, бәрәкәтле итә.
26 нчы август көнне Сосна авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы катнашты.
30 август –Татарстан Республикасы көне
28 нче август көнне Бөрбаш авыл клубында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Ильшат Солтан улы катнашында халык җыены булып узды.
27 август көнне «Хыял» яшьләр үзәге волейбол буенча спорт ярышы уздырды.
29 август көнне Балтачта "Батырлар бәйгесе" узды, районның иң көчле көрәшчеләре 65, 75, 85, 100 һәм 100 кг нан артык авырлыкларда бил алышты.
Консультация – кисәтү
Бүген, 29 август көнне «Сабантуй» ял паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чара узды.
2020 елның 30 августында Россиядә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Казан, Түбән Кама телебашнялары, шулай ук Мәскәү шәһәрендәге Останкино-илебезнең төп телебашнясы Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләренә буялачак.
Күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, М.Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар драматургиясен, татар театрын югары дәрәҗәләргә күтәргән классик драматург Туфан Габдулла улы Миңнуллинның тууына 85 ел булды.