Бөрбаш авыл җирлеге яңалыклары. Бөрбаш авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

28 нче август көнне Бөрбаш авыл клубында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Ильшат Солтан улы катнашында халык җыены булып узды. Ул районда эшләнелгән эшләр һәм курсәткечләр белән таныштырды. Шулай ук киләчәк Татарстан Республикасы президентын сайлавында катнашырга чакырды.

Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Галимуллин Равил Рәсим улы Бөрбаш авыл җирлегендә соңгы 5 елда башкарылган эшләргә хисап тотты һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Җыелышта 100 дән артык кеше катнашты, алар арасында җирлек депутатлары, учреждение җитәкчеләре, мәктәп-бакча хезмәткәрләре, авыл картлары, дин әһелләре. Очрашу барышында авыл җирлеген кызыксындырган темалар каралды һәм халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде. Халык җыены авыл үзешчәннәре концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International