9 гыйнвар 18 сәгатьтән 10 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр консультация-кисәтү
2021 елның башы гына булуга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә янгыннарда 10 кеше вафат булган. Балтач районы территориясендә 3 янгын очрагы теркәлгән.
2021 ел 4 январь көнне Үзәк зурлар китапханәсенең беренче булып теркәлгән китап укучысы Хәмидуллина Сәвия апага истәлекле буләк тапшырылды.
Алан филиалы китапханәчесе саф һавада балалар өчен "Кыш бабай бүләген тап" исемле квест-уен оештырды. Алар кызыклы биремнәр үтәп, Кыш бабайның яшерелгән бүләген эзләделәр.
Алан авылы китапханәсендә "Карлы патшалыкта, салкын дәүләттә" дип исемләнгән викторина уздырылды.
Әтнә авылы китапханәсе оештырган "Кыш бабай бездә кунакта" дип исемләнгән чарада 2-8 сыйныф укучылары катнашты.
Балаларның кышкы каникулларын файдалы һәм мавыктыргыч үткәрү максатыннан Смәел авыл китапханәсендә «Хуш киләсең, Яңа ел!» кунел ачу программасы - кызыклы конкурслар, уеннар кичәсе уздырылды.
Яңа ел - иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, ничә яшь булуга карамастан, һәр кеше могҗизага өметләнә.
Бөтенроссия "Яшерен Кыш бабай" акциясе кысаларында Үзәк китапханәнең авыл филиаллары китапханәчеләре инвалид балаларга күчтәнәчләр тапшырып аларның күңелләрен күрделәр.
Бөтенроссия проекты кысасында Балтач авылара Үзәк китапханәнең һәрбер китапханәчесе яңа ел кунагы булып киенеп, балаларга Яңа ел бәйрәме буләк итте.