Балаларның кышкы каникулларын файдалы һәм мавыктыргыч үткәрү максатыннан Смәел авыл китапханәсендә «Хуш киләсең, Яңа ел!» кунел ачу программасы - кызыклы конкурслар, уеннар кичәсе уздырылды. Балаларга уеннарны Убырлы карчык үзе үткәрде. Татар халкының кичке уеннарда яратып уйналган биш пар, йөзек салыш уеннары балаларга аеруча ошады.