2 нче ноябрь көнне «Балтач» спорт залында мини-футбол буенча 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында Балтач районы Футбол Федерациясе призына турнир узды. Ярышларда 11 команда: Балтач, Карадуган гимназиясеннән, Норма, Чепья, Шеңшеңәр Түнтәр, Смәил, Борбаш, Балтач урта мәктәпләреннән һәм Салавыч күп профильле лицееннан барлыгы 101 спортчы катнашты. Турнир олимпия системасы буенча узды.
Россия Банкы тарафыннан, финанс грамоталылыгын арттыру, финанс оешмалары тарафыннан кулланучыларның хезмәтләреннән канәгать булу максатында, клиентларның тормышка ашырыла торган электрон технологияләр һәм сервисларның иминлегенә ышаныч дәрәҗәсен билгеләү өчен сораштыру үткәрелә.
Халыклар бердәмлеге көнен каршылап, 1 ноябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә «День, который нас объединяет» дип аталган библиоmix оештырылды.
Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә 229 социаль хезмәт алучы бар. «Наз» үзәгендә социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар өчен «Тынычлык читендә» дигән фильм күрсәттеләр.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Программа Татарстан Республикасында 2006 елдан бирле федераль һәм региональ бюджетлардан финанслау шартларында тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кысаларында дәүләт программасының Координаторы – Татарстанның Төзелеш министрлыгы, дәүләт заказчысы – ТР Яшьләр эшләре Министрлыгы эшли.
2022 елның 1 ноябрендә «Ак таяк» айлыгы кысаларында «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең педагогы Наталья Сәгыйтова җитәкчелегендә «Волонтер» доброволецлар үзәге активистлары Балтач бистәсендә « Без барыбыз да төрле…» дигән акция уздырдылар, буклетлар тараттылар.
Архивтан хәбәрләр
2022 елның 31 октябрендә Арча шәһәрендә Арча муниципаль районының бадминтон буенча шәхси-команда ярышлары булып узды.
29-30 нчы октябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Тулпар” спорткомплексында Киокушинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Спорт мәктәбе спортсменнары да катнашып, җиңү яуладылар.