2 нче  ноябрь көнне «Балтач» спорт залында мини-футбол буенча 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында Балтач районы Футбол Федерациясе призына турнир узды

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

 2 нче  ноябрь көнне «Балтач» спорт залында мини-футбол буенча 2011-2012 елгы яшүсмер егетләр арасында Балтач районы футбол Федерациясе призына турнир узды. Ярышларда 101 спортсмен 11 командадан катнашты: Балтач, Карадуган гимназияләре, Норма, Чепья, Шеңшеңәр Түнтәр, Смәил, Борбаш, Балтач урта мәктәпләре һәм Салавыч күп профильле лицее.

Җиңүче командалар:

I урын - Балтач урта мәктәбе

II урын - Түнтәр урта мәктәбе

III урын - Чепья урта мәктәбе

Иң яхшы уенчы: Фәйзрахманов Ильяс (Балтач урта мәктәбе)

Иң яхшы капкачы: Шәрипов Раил (Түнтәр урта мәктәбе)

Иң яхшы тренер: Хаҗиев Адар Айратович  (Балтач урта мәктәбе)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International