ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 11 августында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге М(П)К «Факел» яшьүсмерләр клубы белән берлектә «Сабантуй» ял паркында СВОда һәм СОП гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен күңел ачу чарасы үткәрде. Чара төрле уеннар һәм биюләрдән торды. Катнашучылар яхшы кәеф алдылар.

 

Балтач районыннан "Әдәби марафон” проекты китап укучылары Апас ройонында узган Әдәби сабантуйда катнаштылар. Яшь китап укучы, нәфис сүз остасы Хәбибрахманова Нәргизә “Әдәби көрәш”тә көч сынашып 2 нче урын яулады.

ТР Икътисад министрлыгы, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының "минем бизнес" үзәге белән берлектә, Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләр продукциясен маркетплейсларда алга этәрү буенча «Pro_markетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә. Беренче укыту марафоны 14 августтан узачак һәм Wildberries маркетплейсында пропагандалауга багышланачак.


13
август, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында давыл кисәтүе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

Август аеның икенче якшәмбесендә төзелеш тармагы  хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен–Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр.
 

2023 нче елның 8 августында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк урамында, районның яшүсмерләре һәм эшче яшьләре өчен “Медиаграмотность” дип исемләнгән акциясен үткәрде.

           

 


11
август, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Балтач муниципаль районының мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән республиканың мәгариф оешмаларында формалашучы документларның яңа исемлеген төзү буенча киңәшмә үткәрде.

Хәзерге дөньяда табигый материалларга экологик чиста ризыклар һәм сәламәт яшәү рәвеше яратучылар гына түгел, ә тирә-юньдәге синтетиканың күплегеннән арыган кешеләр дә зур ихтыяҗ белән файдалана. Балауыз нәкъ менә шул табигый материалларның берсе.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гүзәл Кәлимуллина Зур Лызи авылында тәрбиягә алынган гаиләдә яшәүче Идея Жилинаның яшәү шартларын тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International