Район башлыгы Р. Р. Нотфуллинның төзүчеләр көне белән котлавы

2023 елның 13 августы, якшәмбе

Август аеның икенче якшәмбесендә төзелеш тармагы  хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен–Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр.

Төзүче һөнәре мактауга лаеклы һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә төзүчеләр тырышлыгы белән районыбыз үсә, киңәя, төзекләнә, матурлана. Төбәгебездәге һәр бина-корылмага аларның җан җылысыннан, талантларыннан өлеш кушылган.

Районыбызга нигез салынуга быел 93 ел. Башлангычы гасырларга тоташып килгән тарихи яшәешендә бистәбезнең, авылларыбызның йөзе танымаслык булып үзгәргән. Нык нигезле торак йортлар, юллар, мәктәп-гимназияләр, балалар бакчалары, хастахәнәләр, сәүдә үзәкләре һәм халыкның уңайлы тормышын кайгыртып төзелгән күп кенә башка объектлар – барысы да төзүчеләрнең фидакарь хезмәтен чагылдыра. Бүгенге көндә дә җирлегебез территориясендә, төрле программалар нигезендә, күләмле төзелеш эшләре туктап тормый, эшчәнлек барышында яңача технологияләр уңышлы үзләштерелә. Районыбызның елдан-ел күркәмләнә, ныгый, үсә баруын күрү - горурлык хисләре уята.

Хөрмәтле төзүчеләр һәм тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез көнендә, Сезгә, фидакарь хезмәтегез, үз һөнәрегезгә намус һәм олы җаваплылык белән иҗади якын килеп эшләвегез өчен чын күңелемнән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Киләчәктә дә күңел биреп хезмәт куярлык күләмле төзелешләр һәм тагын да зуррак һөнәри казанышларга ирешүегезне телим. Сәламәтлегегез ныклы, гаиләләрегез имин, һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International