ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы терроризмны һәм экстремизмны профилактикалауга зур өлеш кертүе өчен һәм Россия Федерациясенең террорчылыкка каршы милли комитеты оешуга 15 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 26 - 28 февральдә «Идел» яшьләр үзәге базасында «Эчке туризм:глэмпинг һәм ял итүнең башка яңа концепцияләре» республика мәгариф форумы узачак.

2021 елның 16 февралендә «Факел» клубында түгәрәккә йөрүчеләр Әфган сугышы ветераннары, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашты.

Архивтан хәбәрләр

16 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлек җитәкчесе Нәҗметдинова Люция Мәсхүд кызы һәм шушы ук бүлекнең баш китапханәчесе Зәйнәб Әбугали кызы Җамалиева, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Хади Такташ исемендәге әдәби премия, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, бик куп жырлар авторы Рәмис Аймәт белән «Милли тел – милләт җаны» дип аталган очрашу кичәсе үтте.

Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары белән расланган.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

"Волонтер" үзәге активистлары Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре белән берлектә "Әфганстан - безнең хәтердә" дигән социаль акция үткәрделәр.

  2021 елның 12 февралендә Югары Субаш авыл җирлеге Көшкәтбаш авылында "Уңыш" ҖЧҖ хезмәт коллективы җыелышы һәм халык җыены булып узды.

    2021 елның 12 февралендә Югары Субаш авыл җирлегендә Тукай исемендәге ҖЧҖ хезмәт коллективы җыелышы һәм Югары Субаш авылында халык җыены булып узды.

16 февральгә чаралар планы белән таныштырабыз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International